🍃Бүгенге «МАРШРУТ: АВЫЛ» тапшыруы безне Мамадыш районы җирлегенә, М7 «Волга» трассасының 925 нче километрында урнашкан "У Самовара" кафесына алып килде. Ул Бикчурай һәм Зур Мәшләк авылларыннан ерак түгел урында урнашкан. Бу юл кырыендагы гади генә тукталыш урыны түгел: ул совет чоры көнкүреше әйберләре һәм ретро-техника коллекциясе булган үзенчәлекле мәдәни комплекс.
👨🔧 Тәлгать Хәмәдхан улы Мотыйгуллин — биредәге җылы учакка нигез салучы һәм музейга җан өрүче шәхес.
Ул Балык Бистәсе районының Зур Мәшләк авылыннан. 40 ел гомерен шофер булып эшләүгә багышлаган. Коллекция җыюга мәхәббәте балачактан килә. Музей өчен дә әйберләрне ул бөтен Татарстан буйлап эзли. Үзләре китереп бирүчеләр дә була. Экспонатлар арасында игътибарны аеруча җәлеп иткәне дә бар. Бу - Ford Model T автомобиле. Әлеге ретро машинаны Тәлгать абый чит илдән махсус музей өчен кайтарта. Тарихны саклап яшәтү, аны искә төшереп тору, яшь буынга җиткерү - хуҗаның иң зур теләге.
👩🍳 Тәлгать абыйның тормыш иптәше Сөембикә Миннәхмәт кызы — үз йортларында гына түгел, ә һәркемне сыйдырган шушы җылы учакны да сүндерми саклап тотучы хуҗабикә.
Алар Тәлгать абый белән 46 ел бергә гомер итәләр, уллары Ринат һәм кызлары Лилияне тәрбияләп үстереп, олы тормыш юлына аяк бастыралар, бүгенге көндә оныкларына сөенеп яшиләр.
🍃 Атмосфера һәм киләчәк планнары
Кафе татар авылы рухында бизәлгән: биредә җил тегермәне, иске сепаратор, бишек, гомумән Совет чорыннан калган бик күп үзенчәлекле экспонтларны күрергә мөмкин. Бу әйберләр бирегә килгән һәркемгә балачакны, әти-әниләрнең яшьлеген искә төшерә. Самовар монда экспонат кына түгел, ә кунакчыллык һәм тере тарих символы. Элек өстәл уртасында шаулап кайнап торган самовар бөтен гаиләне берләштергән сыман, бүген меңләгән кешене биредә берләштереп, җылы учакка җыеп тора.
«МАРШРУТ: АВЫЛ» тапшыруы безне тагын да яңа авылларга, яңа кешеләргә алып барачак. Безнең белән булыгыз&
#33;💚