Теләчедә "Хан мәчете" дип аталган дини комплекс төзеләчәк. Бер бинада 700 кешегә исәпләнгән мәчет, Коръәнхафизлар әзерләнә, гарәп һәм иске татар теле укытыла торган мәдрәсә дә булачак дип ниятләнә. Шулай ук комплекста чишмә дә булачак. <br><br>"Хан мәчете" Болгарда XIII гасырда булган Җәмигъ мәчет рәвешендә булачак дип планлаштырыла. Манараларының биеклеге 32 метр булачак, диделәр. Мәчет Теләче читендәрәк, иркен урында салына. <br><br>Мәчет ачылышында Бөтендөнья татар конгрессы уздырган "Татарстанның эшлекле партнерлары" форумы делегатлары катнашты.