Бәләкәйдән рәсем ясадым , җырладым һәм киенергә яраттым&
#33;
Серванттагы ботен чашкалардагы рәсемнәрне күчереп бетергәч, күрше апаларның тарелкаларына күчтем...
Җырлый-җырлый ясый идем рәсемне...
Әнинең бөтен мендәр тышларыннан, тукымаларыннан күлмәк тегеп бетердәм🙈
9 нчы класстан соң муз.училищга кереп карадым… Ике айдан куып чыгардылар🙈. Дөрес җырламыйм имеш😅
Куып чыгардылар димәдем инде укытучыларга. "Өзелеп сагынам мәктәбемне ",- дип кире авылга кайтып утырдым.
11 нче классны бетергәч, укытучы апалар утыртып аңлатып карадылар: " Илсөя , йә җырла гына, йә рәсем яса гына" диделәр. Аңлый идем... Каядыр укырга керергә кирәк иде.
Шулай итеп:
Беренче югары белемем " КГТУ . Дизайнер - технолог одежды и обуви .
Икенче югары белемем " КазГИК . Актриса эстрады.
Ике һөнәремне дә үлеп яратам&
#33;
Шулай итеп берләштердем хыялларымны.
@zotovastore спасибо за красоту❤️