Свернуть поиск
Фид
Фердинат Муллагалиев
поделился заметкой3 окт
Нәрсә ул тәүхид?
Тәүхид хакында Ибне Тәймия (мәшһүр галим, шейх-үл-исләм) әйтә: “Ислам диненең асылы тәүхидтән гыйбарәт булып, Аллаһ Тәгалә илчеләрен шуңа өндәү өчен җибәргән һәм шуннан башканы кабул итмәячәген аңлаткан. Тәүхид исә Аллаһ Тәгаләне бар һәм дә бөтен галәмне бар итүче дип инану белән генә булмас. Мәккә мөшрикләре дә Аллаһ Тәгаләне бар һәм дә күкләрне һәм җирне барлыкка китерүче дип ышанырлар, хәтта үзләренең иләһләрен мәхлук дип белерләр иде. Бәлки тәүхид, болар белән бәрабәр гыйбадәтне Аңа гына багышлап, үлүһияткә (Аллаһка) хас нәрсәләрдә Аңа һичкемне шәрик-иптәш итмәүдән гыйбарәттер. Үлүһият хосусында булган нәрсәләрдә Халык кылучы белән мәхлукны бер дәрәҗәгә куючы кеше Исламнан аерылыр.Ислам дине ике асылдан гыйбарәттер. Берсе, шәһадәт кәлимәсен әйтү, аны дөрес дип тану һәм эчтәлеген үтәүдер. Икенчесе, хөрмәтле пәйгамбәр өйрәткән рәвештә Аллаһ Тәгаләгә гыйбадәт кылып монда һичбер мәхлукны тиңләштермәү. Дога, гыйбадәтнең бер төре булганга, Аллаһ Тәгаләгә генә булырга тиешле. Әгәр дә бер кеше, Аллаһ Тәгаләдән башкага дога кылса, мәетләрдән һәм күз алдында булмаганнардан ярдәм сораса, бу кеше шул мәхлукларны гыйбадәттә Аллаһ Тәгаләгә тиңләштергән булыр. Пәйгамбәребез хәзрәтләре Аллаһ Тәгалә каршында мөхтәрәм һәм дәрәҗәле иде. Хезмәте дә Аллаһ Тәгаләнең шәригатен кешеләргә ирештерүдән гыйбарәт булып, хәләл һәм хәрам, кушылган һәм тыелган, вәгъдә һәм кисәтү һәм башкаларны кешеләргә тулысынча ирештерде. Башка пәйгамбәрләрнең хезмәтләре дә шуннан гыйбарәт булды. Әмма догаларны кабул итү, бәлаләрне җибәрү, һидәят бирү, бай һәм сәламәт итү, озын гомерле һәм бәхетле итү хезмәте пәйгамбәрләрдә түгел, бәлки бу нәрсәләрне үтәү Аллаһ Тәгаләнең үзенә генә хас эшләрдер.
0 комментариев
1 раз поделились
13 классов
Фид
Фердинат Муллагалиев
поделился заметкой20 июл
Кеше ләгънәтеннән сак бул!
Затлы сахәбә Саг'д ибн Әбү Вәккас (радыяллаһу гәнһу) әйткән:«Ләгънәт төшерә торган гамәлләрдән сакланыгыз. Берегез дә юлга зарарлы әйберләр (чүп-чар, комачаулыклар, зыян китерә торган нәрсәләр) ташламасын. Чөнки соңыннан берәр кеше узып барганда: "Йә, Аллаһ, моны биредә калдырган кешене ләгънәт кыл", дип әйтер».
Моны балаларыбызга да өйрәтсәк иде, чөнки җәй көнне күпчелек чүп-чар нәкъ балалар һәм яшьүсмерләр ташлап калдыра. Бигрәк тә урманнарда пластик шешәләр, тимер сыра банкалары һәм кызыл аракы шешәләре күргәч, йөрәк сызлый.
Һәм гомумән хәзерге балаларны әдәп-әхлакка, кунакта һәм олылар янында үзләрен тота белергә өйрәтү зарур. Чөнки хәзерге заман әти-әниләре ниндидер психологлар һәм блогерларга ияреп, балалар иркен үссен дип, аларны тәрбияләүдән бөтенләй баш тартты.
Әдәпсез балаларны беркем яратмый, шуңа күрә балаларыбызга кеше ләгънәте төшмәсен өчен аларны тәрбияликче. Һәм Аллаһ Тәгалә каршында җавап тотачагыбызны онытмыйк.
0 комментариев
1 раз поделились
4 класса
Фид
Фердинат Муллагалиев
поделился заметкой1 июн
Кемгәдер/нәрсәгәдер таянып, Аллаһка тиңдәшләр китермә!
Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай ди:"Җирдәге вә күкләрдәге вә җир белән күкләр арасында һәм җир астында булган нәрсәләр – Аныкы [Аллаһныкы] гына." (20:6)
Югары һәм түбән дөньялар һәм андагы фәрештәләр, кешеләр, җеннәр, хайваннар, үсемлекләр һәм башка җансыз әйберләр Аныкы. Бар нәрсә Аллаһның кулында. Барлык мәхлүклар Аллаһның коллары һәм тулысынча илаһи тәкъдиргә бәйле.
Алар галәмдә булган хәлләр өстеннән хакимлек итмиләр һәм хәтта үз-үзләренә дә файда китерергә яки зыян китерергә сәләтле түгелләр. Алар тормыш белән дә, үлем белән дә, терелтү белән дә идарә итмиләр.
Әгәр дә кеше Аллаһтан башка берәр кеше яисә әйбер сәламәтлек, бала, байлык, уңыш, бәхет китерә яки чирдән, күз тиюдән, бәла-казалардан саклап кала, яки язмышны, тәкъдирне үзгәртә ала, дип уйлый, яки зыян, афәт-хәсрәт, авыру җибәрә ала дип курка икән - ул Аллаһ белән бер рәттә тагын бер иләһ дөнья белән идарә итә дип саный, ягъни Аллаһка тиңдәш китерә һәм шулай итеп иң зур гөнаһ - ширк гөнаһын - кыла. Андый кеше үлем килгәнче бу гөнаһны кылудан туктарга, чын күңелдән үкенеп тәүбә кылырга һәм бүтән бу гөнаһка кайтмаска тиеш. Алай эшләмәсә, ул мәңгегә Утка керәчәк һәм аннан беркайчан да чыгарылмас.
Аллаһ Тәгалә Коръәндә әйтә: "Аллаһ үзенә ширкне (тиңдәшлек кылуны) гафу итмәс. Моңардан (тиңдәшлек кылудан) тыш булганны (башка гөнаһларны) үзе теләгән кешегә гафу итәр. Бер кеше Аллаһуга ширк (кемнедер, нәрсәнедер тиңдәш) кылса, дөреслектә ул Аллаһуга олы ялганны ифтира кылган буладыр." (4:48)
Шуңа күрә чын мөэмин кеше "изге"ләр каберләренә яки яшәгән йортларына барып, үзенә нәрсәдер сорап дога кылмый, күз тиюдән бөтиләр такмый, агачка шакымый, өч тапкыр сул якка төкерми, ырым-шырымнарга ышанмый (идәнгә кашык төшкәннән, тоз түгелгәннән, кара мәчедән курыкмый), күрәзәчеләргә йөрми, кешеләргә түгел, ә бер Аллаһка гына өмет итә, Аңардан гына ярдәм көтә, чөнки "Аллаһ мөэминнәр белән" (8:19).
0 комментариев
51 раз поделились
5 классов
Фид
Фердинат Муллагалиев
поделился заметкой6 фев
Бәхетнең өч асылы:
1. Барлык нигъмәтләр өчен Аллаһка шөкер ит!Аллаһ Көръәни Кәримдә:
“Әгәрдә сез шөкер итсәгез - мин сезгә тагын арттырырмын”-ди (14 сүрә, 17 аять)
2. Барлык сынауларга - сабыр ит!Пәйгамбәребез ﷺ:
«Чынлыкта, Аллаһ Тәгалә бер кавемне яратса, аларны сынауларга дучар итә. Кем (шул сынаугы) разый булып кабул итсә — аңа (Аллаһтан) разыйлык булыр; ә кем риза булмаса, аңа (Аллаһтан) ризасызлык булыр", - диде. (Тирмизи 2396, Шейх Әлбәни хәсән дигән).
Шулай ук Пәйгамбәребез ﷺ: "Дөреслектә, кешеләр арасында сынауларга иң күп дучар булучылар — пәйгамбәрләр; аннан соң аларга иярүчеләр, аннан соң аларга ияргәннәргә охшаганнар", - дип әйткән. (Сильсиля ас-сахиха 1165)
3. Әгәр дә берәр гөнаһ кылдың икән - шул ук вакытта Аллаһтан гафу сора, тәүбә ит!Аллаһ Көръәни Кәримдә:
«Әгәр алар берәр кабахәтлек (зур гөнаһ) кылып яки (кече гөнаһлар кылып) үз-үзләренә золым итсәләр, Аллаһны искә алалар һәм кылган гөнаһлары өчен ярлыкау сорыйлар. Гөнаһларны Аллаһтан башка кем кичерә ала соң?!", - ди (3 сүрә, 135 аять)
0 комментариев
1 раз поделились
5 классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
136
- ГулнафисаФирдаус Булатовыс. Старобалтачево (Балтачевский район)
- Сергей АверинСтерлитамак
94
- Пограничники в/ч 23352436 подписчиков
- Неогарден, загородное строительство домов ,проекты275767 подписчиков
- Рецепты татар. Ризыклар. Татарстан. Казань142746 подписчиков
- Ислам LIFE – Канал, который расскажет вам об Ислам32457 подписчиков
- Туган авылым Иске Таз2302 подписчика
Правая колонка