Свернуть поиск
Фид
Равиля Тимканова
поделилась темой13 июн 2024
Каюмовлар 65 ел бергә
Өлкәбезнең олы хөрмәткә ия танылган шәхесе, аксакалы Әхтәм Хәмит улы Каюмов белән тормыш иптәше Раяна Әбделхак кызының бергә тормыш сукмагыннан баруларына 65 ел була. Алар икесе дә сугыш еллары балалары, тормышның ачысын-төчесен татыган, яшьтән үк мөстәкыйльлеккә өйрәнгән, олыны кечедән аера белгән, туган җанлы, милләтләрен сөюче, җир яратучы көчле затлар. Әхтәм Хәмит улы - яшьтән үк җитәкчелек эшенә чумган, өлкә Думасы депутаты дәрәҗәсенә җиткән тугры киңәшчебез, яклаучыбыз. Раяна Әбделхак кызы – аның тылын саклаучы, сәләтле укытучы, оста хуҗабикә, төпле киңәшен бирүче, һәрвакыт ярдәм кулын сузучы тормыш иптәше, яратучы әни. «Бер-беребезне ярты сүздән аңлау - бик мөһим, - диде Раяна Әбделхак кызы. - 65 ел эчендә төрлесе булды. Проблемалар һәм кыенлыклар турында уйламадык. Балаларны тәрбияләдек, хуҗалыкны алып бардык, ә иң мөһиме - бер-беребезгә ярдәм иттек».Хөрмәткә ия киңәшчеләребез, дусларыбызны данлы юбилей – гаиләләренә 65 ел тулган көн белән ихластан котлыйбыз. Барлык изгелекләре өчен рәхмәт яудырабыз. Эчке һәм тышкы матурлыгыгыз бөркеп торган якты, чын, ихлас кешеләр сез! Сәламәтлек һәм ике дөнья бәхете телибез үзегезгә! Тормышыгызда рәхәт мизгелләр, күңелгә канат куючы, яшәү яме бүләк итүче якты кичерешләр күп очрасын. Гаиләгезгә бәхет-иминлек юлдаш булсын!
«Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары.
*****************************************************************************************
2 июнь көнне безнең гаилә Раяна Әбделхак кызы һәм Әхтәм Хәмит улы Каюмовлар бергә яшәүләренең 65 еллыгын бәйрәм итә. Бу чыннан да гаилә тормышының рекордлы вакыты. Статистика буенча 65 яшькә кадәр мәхәббәт һәм татулыкта яшәүче парлар бик сирәк. Әгәр дә мондый парлар очрый икән, аларны ким дигәндә уникаль дип санарга була.
Нәкъ менә мәхәббәт безнең юбилярларга көндәлек ыгы-зыгылар арасында мәңгелек мизгел генә булып күренгән бердәнбер кешене күрергә мөмкинлек биргән.
Уртак омтылышлар, уртак теләкләр, өметләр һәм хыяллар 1959 елның 2 июнендә безнең әти-әниләребезне берләштерә, алар бергә яшәгән һәр көнне кадерлиләр. Алар гомер буе хезмәттә яшәгәннәр. Хезмәт казанышлары турында Мактау грамоталары һәм бүләкләре сөйли.
Әти һәм әни безнең гаиләнең барлык буыннары өчен үрнәк булып тора. Кечкенә кызлары бик ерак яши, ләкин без ел саен бергә җыелабыз. Әти-әниебез туганнарын да үз гаиләсе дип саный, һәркемнең тормышында һәм үсеш чорында өлешчә аларның җан җылысы да салынган. Хәзер барысы да өлкән яшьтә, балалары һәм оныклары бар, әмма алар һәрвакыт кайгыртучанлык күрсәтәләр һәм безнең юбилярларга ярдәм итәләр.
Кадерлеләребез, яратканнарыбыз, сезнең балачагыгыз һәм яшьлегегез сугыш һәм сугыштан соңгы авыр елларга туры килде, әмма сезнең йөрәкләрдә һәрвакыт мәхәббәт яшәде. Сез бәхетле идегез, күп нәрсә турында хыялландыгыз, күп нәрсәгә ышандыгыз. Һәм сезнең өлешегезгә төшкән барлык сынауларны узганда да сезне берләштергән иң матур, иң гадәти булмаган хисне – мәхәббәтне сакладыгыз. Гаиләгезнең туган көнендә без сезгә 65 ел элек кабызган утның тагын күп еллар якты януын телибез, зур өстәл артында күпсанлы гаиләгез һәрвакыт тулы булсын. Кадерле юбилярлар, сезгә ныклы сәламәтлек, тынычлык һәм игелекләргә бай тормыш, өегезгә бәрәкәт, иминлек телибез!
Кызларыгыз Лена, Диана, киявегез Кристиан, оныкларыгыз Алинә, Раян, Мия, Ренат, оныкчыкларыгыз.
Фото чыганагы: «Тюменские известия».
29 комментариев
5 раз поделились
310 классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
180
- Елена Будникова(Данилова)Балахна
- Valerian Vasilcovс. Виишоара
- Юра ШариповБухара
7
- Самые красивые и удивительные места на земле249659 подписчиков
- МБОУ Стеклянская СОШ Купинского района499 подписчиков
- Образование Ярковского округа251 подписчик
- Зеленый уголок: Дача и огород для души11360 подписчиков
- Она знает335603 подписчика
Правая колонка