Свернуть поиск
Фид
нажия долгова
поделилась темой11 мая 2024
Төсе матурлык өченме?
Савыт-саба юа торган губкаларның төрле төстә булуына игътибар иткәнегез бардыр. Бу — матурлык өчен генә түгел.Поролонга киезгә охшаган тыгыз материал ябыштырыла, ул “скотч-брайт” дип атала. Аны автосервиста машина кузовын буяр алдыннан шомарту өчен кулланалар. Ул савыт-саба юганда, эшне җиңеләйтә.
Губка алганда скотч-брайтның төсен карагыз. Сыйфатлы губкалар җыелмасында төрле төстәгесен куялар. Һәркайсының үз бурычы.
Яшел төстәге скотч-брайт иң тыгызы һәм тупас абразивлы материал. Аны чуен табалар, тырналу куркынычы булмаган савыт-сабаны юу өчен тотарга мөмкин.
Көрән төстәгесе яшеленнән йомшаграк, шулай да шактый тыгыз. Аннан соң зәңгәр, кызыл, кызгылт сары һәм сары төстәгеләр бара, аларда савытны тырнарлык абразивлар юк. Болар көндәлек савыт-сабаны юу өчен яхшы.
Сары — иң йомшак материал, ул бокал, пыяла, бәллүр савытларны юарга ярый.
5 комментариев
18 раз поделились
86 классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
130
- гузель гилемьяноваг. Дюртюли (Дюртюлинский район)
- Эльза Фаткуллинаг. Нефтекамск (Башкортостан Республика)
37
- Минем дусларым66906 подписчиков
- Молодёжная газета5533 подписчика
- Яратам авыл тормышын10605 подписчиков
- Элен в тренде!30538 подписчиков
Правая колонка