Свернуть поиск
Фид
27 сен
Мәңгелеккә килгән кебек яшәү...
Кешенеңдер иң зур ялгышы.
Һәрбер мизгел саен кыл өстендә
Күкләр язган кеше язмышы...
Бер мизгелдә бар да туктап кала...
Менә хәзер... бүген... иртәгә...
Яңа туган көнне күрә алу -
Зур бәхет ул якты иртәдә.
Бүген бар без, иртәгесен инде
Аллаһ белә ниләр буласын.
Мәңгелеккә җиргә килмәгәнен
Белсен иде кеше, уйласын...
Яшәп калсын сөеп бар җиһанны,
Мәрхәмәтле булсын, ягымлы.
Искә алсын кеше син киткәчтен
Сөйләп бары яхшы ягыңны.
Соңгы көндәй яшәү кирәк, диләр,
Аллаһ бүләк иткән көнеңне.
Уйлап куйдым менә, бүгенге көн -
Дәвамлымы, соңгы көнемме?..
Гөлара Шәрипова
ok.ru
Фид
Лариса Нурмухаметова
поделилась видео15 окт 2025
01:12
102 комментария
125 раз поделились
2.7K классов
Фид
Лариса Нурмухаметова
поделилась видео16 мая 2025
03:04
1.3K комментариев
803 раза поделились
18K классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
Правая колонка