Свернуть поиск
Фид
Фирузя Хисматуллина(Валиуллина)
поделился заметкой17 ноя 2022
КАЙГЫРТМА.
Кайгырма: тәкъдир үзгәрми, язылган булмый калмый, каләмнәрнең карасы кипкән, битләр ябылган, синең кайгыруың бернәрсәне ашыктырмый һәм кичектерми. Кайгырма: кайгыру югалтканны кайтармый, җанны чыкканны терелтми, язылганны үзгәртми, сиңа зур файда китерми. Кайгырма: гөнаһ кылсаң тәүбә ит, каршы килсәң гафу үтен, хаталансаң төзәл. Рәхмәт киң, ишек ачык, тәүбә кабул булыр. Кайгырма: күбрәк гафу сора, Раббың гафу итүче: «Мин аларга: «Раббыгыздан гафу итүен сорагыз, Ул бит Гафу итүче »,— дидем. Ул сезгә күктән мул яңгырлар җибәрер, сезләргә мал бирер һәм балалар биреп куәтләр. Сезгә бакчалар һәм елгалар нигъмәт кылыр». Аять. Кайгырма: бер изгелек ун изгелеккә тора, хәттә җиде йөз мәртәбәгә арта, ә кимчелек бер кимчелек булып кала. Кайгырма: авыру бетә, авырлык китә, гөнаһ гафу ителә, әҗәт түләнә, тоткын азат ителә, югалып йөрүче кайта, каршы чыгучы тәүбә итә, фәкыйрь байлыгын таба. Кайгырма: әгәр фәкыйрь булсаң, кемдер тәмам әҗәттә утыра. Бер урыннан икенче урынга күчү өчен мөлкәтең җитмәсә, кемдер ике аягының берсеннән дә мәхрум. Сызланудан зарлансаң, кайберәүләрнең гомерләре ак ятак өстендә үтә. Газиз балаңны югалтсаң, кемнәрдер бер көндә бар балаларын югалталар. Кайгырма: кешеләргә изгелек кылудан туктама, чөнки кешеләргә изгелек кылу бәхеткә бер юлдыр. Кайгырма: кайгы дошманны сөендерә, дусның күңелен төшерә, синнән көнләшүчеләргә шатлык өсти һәм хак булган нәрсәләрне сиңа үзгәртеп күрсәтә. Кайгырма: Чөнки төшенкелек-кайгыга калеб иярә, йөз чөерелә, өмет юкка чыга. Кайгырма: кайгыда да, шатлыкта да; байлыкта да, фәкыйрьлектә дә; авырлыкта да, рәхәттә дә син хәерлектәсең.91 комментарий
67 раз поделились
435 классов
Фид
Фирузя Хисматуллина(Валиуллина)
поделился темой6 дек 2015
603 комментария
114K раз поделились
58K классов
На этом пока всё
Войдите в ОК, чтобы посмотреть всю ленту
182
- Нурфикат Низамутдиновс. Новое Ишли (Дрожжановский район)
- Диляра ИматдиноваКазань
30
- Безнең белән бергә бул!24531 подписчик
- ЯҢА КӘКЕРЛЕ ТАРИХЫ164 подписчика
- Эта свадьба18387 подписчиков
- Новые Ишли-Яна Ишли298 подписчиков
- с.Шланга1012 подписчиков
Правая колонка