Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Пенсияга чыккач мәйтәм,
Рәхәтләнеп ял итәм,
Төкөрим дим бакчасына,
Җәйгә Сочига китәм.
Ялкытты бит корт чүпләргә,
Көне төне үрчиләр.
Ә Сочида җылы диңгез,
Оло түшле түтиләр,
Йөзәсең Кара диңгездэ,
Чума чума, коенып,
Ятасың комда җылынып,
Салкын сыра суырып.
Алыштырмыйм диңгез суын
Бөрөнге бакчасына,
Үтмәсен еллар, табынып,
Америка кортона.
Ятам хыялга бирелеп,
Бичэ бармагын яный,
Ятма җүләр хыялланып,
Бәрәнгеңне корт ашый!
Бүлдең якты хыялымны,
Сүнде чиста күңелләр,
Очто баштан Кара диңгез,
Оло түшле түтиләр.
Булмас инде коенып,
Кара диңгез суында,
Киттем янә табынырга.
Америка кортона!
З. Флорид. Нурлино.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 25