Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Эй бормалы Борай юллары,
Җэелеп ята иген кырлары,
Сагынганда ашкынып сиңа кайтам,
Төшкә керә Танып буйлары.
Мына кайда оҗмах, күңел тынычлыгы,
Яр буйлары кара бөрлегән,
Кояш төшкән суда балык уйный,
Сандугачлар сайрый таң белән.
Утырамын балык каптырып,
Учак яна, кытыклана күңел шулпа исенә,
Җибәрәмен җырлап кычкырып,
Салып куйгач берәр бокал көмешкә.
Сокланып туймассың тэбигәткә,
Шул хәтле мәслихәт, соклана күңел,
Мондый матур фани доньяларда,
Яшәүләре үзе бер мизгел.
Эй Таныпкай ничэ гасыр инде,
Нигә болай ашкынып агасың.?
Диңгезләргә түгел суларыңны,
Минем күңелемә коясың.
Донья бит ул, төрле чаклар була,
Яман хисләр килеп керсә уеңа,
Бер нигә карамый вакыт табып,
Барыгыз сез Танып буена !
Флорид Зарипов . Нурлино.

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 31
Нурлино Борайда да бармыни. Мин бездя Уфимский район да диеп уйлый идём.
Курше бит
Мин узем Нурлино куршесе Султанайдан.
Но мина Борай да БИК якын. Сезгя иптяшегез белян бергя исянлек саулык теляр калам