Свернуть поиск
Дополнительная колонка
Правая колонка
Мөслим гимназиясендә пешекче булып эшләүче Луиза Җиһаншина калын коймак пешерү серләре белән уртаклашты. Чәй янына алтынсу коймак пешереп карыйк!
Камыр өчен кирәк
- 0,5 литр сөт
- 1 чәй кашыгы тоз (өймичә)
- 2 аш кашыгы шикәр комы
- Якынча 3 стакан он
- 2 йомырка
- 1 чәй кашыгы лимон кислотасы
- 1 чәй кашыгы чәй содасы
- Ярты стакан һәм өстәмә 2 аш кашыгы кайнар су
Табаны майлау өчен бераз май да кирәк булачак.
Әзерләү тәртибе
1. Сөткә тоз, шикәр комы һәм он салып болгатабыз. Онны чамалап, аз-азлап өстибез. Камыр куе булырга тиеш.
2. Лимон кислотасын ярты стакан кайнар суда эретәбез. Эремәне камырга кушып, яхшылап болгатабыз.
3. Ике йомырканы сытып салабыз һәм камырны кабат болгатабыз.
4. Чәй содасын ике аш кашыгы кайнар суда эретеп, камырга кушабыз. Тагын бер кат болгатабыз.
5. Коймакларны майланган кызу табада ике ягы да алтынсу төскә кергәнче пешерәбез.
Чәйләрегез тәмле булсын! ☕
📸 Фото — «Мөслим-информ» архивыннан ясалма фәһем ярдәмендә матурлап эшләнде.
#тәмлетамак #аш_су

Присоединяйтесь — мы покажем вам много интересного
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев