Свернуть поиск
Татарда беренче куркыныч хикәяләр җыентыгы
Марат Кәбировның «Караңгы як» дип аталган өр-яңа электрон китабы сатуга чыкты. Ул татарча һоррор ягъни куркыныч хикәяләр җыентыгы. Авторның бөтен чәчмә әсәрләре дә психологик киеренкелек тудыру осталыгы белән аерылып тора. Ә бу китап — һоррор жанрына караган куркыныч хикәяләр җыентыгы. Димәк, мондагы вакыйгалар тормышның серле, шомлы, караңгы яклары белән бәйле һәм аяусыз киеренкелек иң югары ноктасына җитә. Автор бу жанрның классик кануннарына тугъры калган хәлдә, аны үзенчәлекле карашы, язу стиле белән баета. Серле күренеш-вакыйгалар һәм көтелмәгән борылышлар нәтиҗәсендә мавыктыргыч сюжетлар тудыра. Ул вакыйгалар эчендә серле һәм кызыклы каһарманнар хәрәкәт итә. Бу җыентыкка кергән хикәяләр һоррор жанрының барлык юнәлешләрен дә диярлек колачлый. Эгар По иҗатына хас булган нәзакәтле караңгылык та, Говард Лавкрафттагы тирән атмосфера да, Рэй Брэдберидагы мистик магия дә, Стивен Кингтагы психологик тирәнлек һәм социаль чынбарлык та бар. Тик боларның барсы да тәҗрибәле автор карашы аша
Показать еще
- Класс
Бәйрәмнәр
Бәйрәмнәрне элек көтеп ала торган идек. Яңа ел булса да, сигезенче март, яки май бәйрәмнәре дә аерым бер күтәренкелек тудыра торган иде. Аны түземсезләнеп көтеп аласың, бөтен шартын туры китереп уздырасың. Яңа ел булса, ни теләгәнеңне әйтеп Кыш бабайга хат язасың. Аны кулдан эшләнгән конвертка саласың да әниеңә, я әтиеңә тоттырасың. Эшкә барышлый ул почта яшнигенә салып китә. Үзе бәләкәй кешенең хыялы зур була бит ул. Кыш бабайның андый зур нәрсәләр күтәреп йөрерлек мөмкинлеге юклыгын (бөтен балаларга да бүләк алып килә бит ул) аңлап торсаң да түземсезләнеп көтәсең. “Ә бәлки быел чынлап та чаңгы, яки сәпит күтәреп килер,” - дип өметләнәсең. Бер-ике көн алдан ук чыршы төбенә күз салгалый башлыйсың. Анда берәр шоколад кәнфит тапсаң да кәгазеннән арындыру белән ашарга ашыкмыйсың, аны уч төбеңдә беркадәр тотып торасың. Эри башлаганчы. Ул әнә шулай эрер дә сәпиткә, я чаңгыга әверелер кебек тоела. Күз алдында эрүен күрү дә рәхәт түгел, аның бит яртысы учларыңа буялып әрәм була. Ашап куясың,
Показать еще
- Класс
Кендек
Кышын кар ява, ул кар язын эреп суга әйләнә дә җиргә сеңә, ә җәй җиткәч томан булып, парга әйләнеп, күккә күтәрелә дә кышын тагын кар булып җиргә төшә. Табигатьтә бер нәрсә дә юктан бар булмый, бардан юк булмый. Физика дәресендә укытучы шулайрак аңлата иде бугай. Үткән меңъеллыкта ук инде бу. Хәзер ул укытучы бакыйлыкка күчте инде, мәктәпне дә яптылар… Мин теге дәрестә сөйләнгән сүзләрнең дөреслегенә төшендем. Белү бер нәрсә икән ул. Аңлау - икенче. Төшенү бөтенләй бүтән. Белем ул киштәдәге китеп шикелле, тора шунда беркемгә бер зыян китермичә, кирәк булса - кулланасың, кирәкмәсә - онытыла. Әле куллану мәсьәләсе дә төрлечә була бит. Кемдер укый ул китапны, кемдер битләрен ертып ала. Йомырка төрергә. Яки бүтән хаҗәткә. Белем дә шул хөкемдә. Аңлау - теге китапны син укып чыккансың һәм аңлагансың дигән сүз. Син шул белемеңне төн уртасында уятып сорасадлар да сөйләп бирәләсең, башкаларны да ничек эшләргә өйрәтә аласың, бары тик үзең генә булдыра алмыйсың. Ә төшенү инде бу мәсьәләнең төбен
Показать еще
- Класс
Борын-борыннан абруйлы борын
Без һәрвакыт “Баш исән булсын,” - дибез. “Аяк-кулың сызлаусыз булсын,” - дип тә телибез. Тик беркемнең дә: “Борының исән булсын!” - дип теләк теләгәне юк. Борының сызлаусыз булсын, дип тә әйтмиләр. Югыйсә, кеше йөзендәге иң мөһим нәрсә борын бит инде. Көзгегә карагыз әле, тәхеттәге патша кебек утыра бит ул. Беренчедән, без исләр дөньясында яшибез. Хуш исләр, бик үк хуш булмаганнары… Хәтта гашыйк булу да күзең төшкән кешедән нинди ис килүе белән бәйле икән. Әле күзең күргәнче үк аның исе сине арбап ала, кызыксынырга, караш ташларга мәҗбүр итә. Икенче төрле әйткәндә, мәхәббәт объекты сине иң беренче чиратта исе белән үзенә бәйләп куя. Шуннан син карыйсың, гашыйк буласың һәм үзеңнән дә тегене гашыйк иттерерлек исләр тарала башлый. Башта ис барлыкка килә, аннан соң - хис. Ә шундый җаваплы мизгелдә борының булмаса? Ул исне нәрсәң белән сизәсең? Йөрисең гомер буена буйдак булып. Шулай булгач… Бәхетле гаилә кору өчен бәхетле борын кирәк. Борының тыгылса гына да әйбәт түгел. Салкын тигән вакы
Показать еще
- Класс
Соңгы дәрес
Без тыңгысыз кешеләр бит инде, анда чабабыз, монда чабабыз, барсына да өлгерергә тырышабыз. Бер мизгелгә туктап торсак та дөньябыз кителеп төшәр кебек кыланабыз. Менә шундый вакытларда акыл, якты хисләр, тагын әллә күпме әйбәт әйберләр безне куып тоталмыйча артыбыздан йөгереп йөридер сыман тоела. Йөгерәләр, безне тотарга, акыллы итәргә, якты хисләр белән бизәргә тырышалар, тик… Куып тоткан вакытлары да булгалый. Ул чакта инде син чын мәгънәсендә бәхеткә ирешәсең. Менә шундый берничә очракны искә төшереп китәргә телим әле. Соңгы елларында мин күбрәк вакытымны әни янында, авылда уздырдым. Ялгызын калдыру авыр, берәр көн тавышын ишетмәсәң дә җан кыйнала. Өлкән яшьтә, авырулары да җитәрлек. Олы кешенең көен дә таба белергә кирәк. “Әни” дип әйтү бик рәхәт булса да, аның бөеклеген, газизлеген аңласаң да бу һәр очракта да бик җиңел генә килеп чыкмый, үзебезнең хәстәр дә эгоизм да җитәрлек бит. Менә шулай икәүләшеп авылда яшәп ятабыз… Өй түбәсенә менеп нәрсәдер эшләргә кирәк иде. Берәү телефо
Показать еще
- Класс
Здесьбылвася!
Кеше дөньяда иң акыллы җан иясе, дип мактанырга яратабыз бит инде без. Чынлап та шулай, бер карасаң, бәхәсләшеп булмый торган хакыйкать. Әмма без аз гына сәеррәк тә бугай… Моны төгәл генә билгеләп булырдай сүз дә табалмыйм әле. Бер мәлне Башкортостанның гафури районында йөрибез. Матур як ул, таулар, кыялар… Менә шул кыя башында дөньяның иң акыллы җан ияләре ташны уеп язу калдырганнар: “Здесь был Вася!”, “Булат+Зилә” Кайберләрендә таш уеп язган көннәренең датасы да бар. Әйткәндәй, элек мондый язулар бихисап була торган иде. Юл буенда ниндидер чишмә янында тукталасың, андагы өстәл, яки эскәмиядә пәке белән уеп язылган язулар мыжгып тора. Хәтта туалет стеналарында да шул “здесьбылвася”лар тора иде. Хәзер бераз кимегән кебек. Моның сәбәпләре гади генә бугай. Кыяга уеп язу җиңел түгел бит инде. Башта анда менәргә кирәк әле. Шуннан ташны чокып утырырга. Эскәмиягә дә язу җиңел түгел. Ким дигәндә үткен пәке кирәк. Хәзерге кеше мондый гамәлләргә иренә, ул җайлырак юлны эзли. Ә хәзер… Хәзер зде
Показать еще
- Класс
Алай икән...
Кайчагында мин “укырлык әсәр юк,” - дигән сүзне ишетеп хәйран калам. Ничек булмасын! Хәзер теләсә кайсы катлам кешесе үз дәрәҗәсенә туры килгән теләсә-нинди әсәрне табып укый ала. Мөмкинлеге зур аның - дус-ишләр тәкъдиме, интернет, кибетләр. Китапларның да төрле форматлары - кәгазь, электрон, аудио. Тик ул укымый, теләге юк. Аңа белем дә, хис-тойгылар да кирәкми. Ул бикләнгән. Ничек кенә сәер тоелмасын, “Кибеттә бер юньле ризык юк,” - дип зарланучылар да бар. Аларны берәр атнага СССР-га, яки туксанынчы еллардагы Россияга җибәреп торасы килә. Икмәкне дә талон буенча алган вакытларга. Хәзер бөтен нәрсә бар бит инде, хәтта төркемнәргә бүлеп саталар - бирәннәр өчен, диетада утыручылар, диабетиклар, һ.б. өчен. Юк, адәм баласы, барыбер, зарлана “юньле ризык юк” - дип эзләнә. Чөнки аның тамагы туйган, аның ашыйсы килми, ул аппетитын ачарлык гайре табигый ризык эзли. Үзе эзләмәгән нәрсәләрне ул күрми. Бу, гаепләү булып тоелмасын инде, адәм табигатенең соңгы чордагы үзгәрешен күзәтү өчен генә
Показать еще
- Класс
Сабак
Студент чак. Ул чорда да студентларның әти-әниләре була торган иде инде, тик ни өчендер машина да алып бирмиләр, көндәлек чыгымнарыңа да дип акча да җибәрмиләр иде. Шуңа без үзебез эш табарга тырышабыз, кайдан җай чыгарга мөмкин, берсен дә калдырмыйбыз. Кайчагында укытучыларның йомышын да йомышлый идек. Без я бакчаларына барып җир казыйбыз, я ремонт-фәлән ясыйбыз, ә алар зачет куя, экзаменда хәлгә керә. Мин мондый күренешне гаепли дә алмыйм хәзер, ансы да үзенә күрә бер университет, тормышта үз урыныңны табарга омтылыш тәрбияләү мәктәбе, булгандыр сыман тоела. Тик бу мәктәптә дә төрле көтелмәгән хәлләр булгалый торган иде. Акыл хезмәте белән физик эш аралашып барырга тиеш, диләр. Шуңа без тренировкалар алдыннан китапханәгә кереп утыра торган идек. Шунда бер укытучыбыз очрап тоткарлады: “Нигә дәресләрдә бер дә күренгәнең юк?” Мондый сорауга нинди студент акыллы җавап бирә ала инде? “Зачетыңны ничек бирергә уйлыйсың?” - дип тә өстәде теге. Мин бер җавап та бирәлмичә, ык-мык итеп тик тор
Показать еще
- Класс
Кеше исәбенә яшәү
Саранлык дип тә, комсызлык дип тә әйтеп булмый бугай инде аны. Ни дисәң дә дөрес булмас сыман. Тик мин гел диярлек шундый очракларга тап булам. Кеше үз проблемаларын… проблема да түгел хәтта… Кеше һәрвакыт диярлек башкалар исәбенә яшәргә тели. Шулай дисәң, дөресрәк бугай. Тик мондый күренешләр бүтәннәр белән дә була икән. Бер егет дача алды. Сөенеп туялмый, җир яхшы, күршеләр әйбәт. Күршесендә карт белән карчык яши икән. Карчыгы бигрәк сөйкемле инде, җирне ничек эшкәртергә, тегесен-монсын кайчан, ничек утыртырга өйрәтеп кенә тора. Бу үзе дә авыл егете, тик барыбер киңәш бирүче булгач, әйбәт бит инде. Бер мәлне җәй ахрына түтәлләре уңган моның. Кайтып керсә, күрше карчыгы моның бакчасыннан кыяр-помидор җыеп йөри икән. Килгән инде тегенең янына, “нишләп алай итәсең” дип сораган. Карчыкны исе дә китми: “Салат эшләргә җыенам әле,” - ди икән. Тегенең үз бакчасында да кыяр-помидор өстенә ишелерлек булып утыра инде. Тик карчык үзенекен түгел, күршесенекен җыя. Арадагы киртә дә юк дәрәҗәсендә
Показать еще
- Класс
загрузка
Показать ещёДополнительная колонка
О группе
Язучы Марат Кәбиров сәхифәсе - хикәяләр, шигырьләр, татарча китаплар, кызыклы язмалар
Каналга хәзер үк теркәлеп куй. Дусларыңны чакыр, аларга да кызык булсын...
Сайтка күчәргә теләсәң, сылтанма түбәндә
Показать еще
Скрыть информацию
Участники3
Фото из альбомов
Правая колонка